Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мадрид Европа министрларының Испания банкларына ярдәм итү карарын хуплады


Испания премьер-министры Мариано Рахой евро акчасын кулланган килләрнең Испания банкларына финанс кризис вакытында ярдәм итү карарын хуплап чыкты.

Кичә евро зона илләренең финанс министрлары испан банклары системасына ярдәмгә 100 миллиард доллар акча бүлеп бирү турында килеште.

Рахой сүзләренә караганда, бу адым Испания банкларына файдага гына булып калмыйча евро акчасына ышанычны арттыру өчен дә мөһим.

Бу карарны шулай ук Халыкара валюта фонды һәм АКШ та хуплады.
XS
SM
MD
LG