Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан гимнына сүзләр 1 июльгә кадәр кабул ителә


Татарстан гимны сүзләрен язу бәйгесендә катнашу өчен текстларны 1 июльгә кадәр тапшырырга мөмкин.

Гимн тексты туган илне ярату, тарихка, халыклар дуслыгына, аларның мәдәни һәм көнкүреш гадәтләренә хөрмәт белән сугарылырга тиеш.

Бәйге ике этапка бүленә. Беренчесендә иң яхшы өч шигырьне сайлап алсалар, икенчесендә шулар арасыннан җиңүче билгеләнә.

Гимн сүзләре бер яки ике дәүләт телендә тәкъдим ителә ала.
XS
SM
MD
LG