Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия оппозициясе БМОның тынычлык планын тәнкыйтьләде


Сүрия оппозицион төркемнәре БМО арадашлыгында әзерләнгән Сүриядә сәяси үзгәрешләр өчен тынычлык планын тәнкыйтьләде.

Сүрия милли шурасы вәкиле Борһан Галиун суриялеләрнең үзләрен үтерүче белән сөйләшүләр үткәрергә тиешлеге ул “мыскыллау” диде.

Шулай да Сүрия милли шурасы сүзчесе Басма Кадмани бу планда “кайбер уңай нәрсәләр” дә бар дип әйтте.

Кичә Женевада үткән халыкара конференция БМОның махсус вәкиле Кофи Аннан тәкъдим иткән Сүриядә күчеш чоры хөкүмәте төзүне күздә тотучы планны хуплады.

Русия басымы белән компромис килешүдә Сүрия президентына вакытлы хакимияттә катнашу мөмкинлеге калдырылды.

Сүрия кеше хокукларын күзәтү оешмасы белдерүенчә, бүген Сүриядәге бәрелешләрдә 21 кеше һәлак булган.
XS
SM
MD
LG