Accessibility links

Кырым шәһәрендә 17 мең кеше электрсыз кала


Мәскәүдә дә Кырым шәһәре өчен ярдәм җыялар
Мәскәүдә дә Кырым шәһәре өчен ярдәм җыялар
Русиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, Краснодар өлкәсенең Кырым шәһәрендә 17 мең кеше бүген дә электрсыз кала. Шулай ук 28 мең кеше газсыз, ике меңләп кеше сусыз утыра.

Рәсмиләр сүзләренә караганда, зыян күрүчеләр саны 48 мең. Төбәккә 133 миллион долларлык зыян килгән.

“Гадел Русия” хакимиятләрнең фаҗига сүрәтендә кылган гамәлләрен тикшерергә чакырды. Русия хөкүмәте җирле хакимиятләренең җитешсезлекләрен таныды. Кырым шәһәре һәм районы башлыклары урыннарыннан алынды.
XS
SM
MD
LG