Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума депутаты яңалыкларда кешенең милләтен телгә алмаска тәкъдим итә


Мәскәү – Русия думасының милләтләр комитеты башлыгы Гаджимед Сәфәралиев мәгълүмат чараларының яңалыклар чыгарылышында кешенең милләтен телгә алуны тыю тәкъдимен хуплады.

Әлеге тәкъдимне Бердәм Русия депутаты Шамсаил Саралиев күтәреп чыккан иде.

Сәфәралиев сүзләренчә, дума бу канунны 3 ай эчендә кабул итә ала. Башта аның башка кануннарга каршы килү-килмәвен тикшерергә кирәк, диде ул.

Канун өлгесенең авторы депутат Саралиев сүзләренчә, бу канун Русиядә төрле милләт вәкилләренә карата тискәре карашларны бетерергә ярдәм итә ала.

“Җинаятьчел төркемнәр була ала, ләкин тулы бер милләт җинаятьчел була алмый, шуңа күрә яңалыкларда кешенең милләтен әйтү – дөрес түгел” ди ул.

Саралиев сүзләренчә, бу канунны Төньяк Кавказ республикаларында халыкның зур өлеше хуплый.


Краснодар крае башлыгы Александр Ткачевның урыныннан алынуы таләп ителде.
XS
SM
MD
LG