Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары Рада «телләр» турындагы канунны яклады


Украина Югары Радасы депутатлары бүгенге утырышта «телләр сәясәте» турындагы канунны гамәлдән чыгаруга каршы тавыш бирде. Канун парламент рәисе Владимир Литвин имзалагач үз көченә керәчәк. Литвин аның «ашыгыч» кабул ителгәнен белдереп канунны имзалаудан баш тарткан иде. Канунга протест йөзеннән Литвин урыныннан китүен белдерде, әмма депутатлар аның бу мөрәҗәгатен кире какты.

Бүген Украинада сайлау алды кампаниясе башланды. Парламентка сайлау 28 октябрьгә билгеләнгән. Илнең төп сәяси фиркаләре корылтайлар оештыра.

«Батькивщина» фиркасе корылтаенда катнашкан оппозиция бүген Югары Рада каршында “телләр” турындагы канунга каршы урам җыены уздырды. Яңа канун нигезендә Украинаның 27 өлкәсенең 13дә рус теле рәсми тел статусы ала алачак.

Берләшкән оппозиция бүгенге корылтайда намзәт итеп төрмәдә утырган ике сәясәтчене дә тәкъдим итте. Элекке премьер-министр Юлия Тимошенко вәкәләтләрен үз мәнфәгатендә куллануда гаепләнеп җиде еллык төрмәгә хөкем ителде. Шулай ук хәзер аның 1990 елларда җитәкләгән хосусый ягулык ширкәте аша миллионлаган АКШ доллары күләмендә салым түләмәү эше тикшерелә.

Элекке эчке эшләр министры Юрий Луценко шулай ук вазифасында вакытта үз мәнфәгате өчен эшләүдә гаепләнеп дүрт ел төрмәгә хөкем ителде. Алар икесе дә үзләренә каршы эшләрнең сәяси булуын белдерә.
XS
SM
MD
LG