Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тоткыннарны җәберләү ачыклангач Грузия министры вазифасыннан китте [видео]


Грузиянең җәзага тарту һәм юридик ярдәм күрсәтү министры Хатуна Калмахелидзе төрмәдә тоткын җәберләү очрагы ачыклангач үз теләге белән вазифасыннан китте. Элегрәк оппозиция телеканаллары Тбилиси төрмәсендә тоткыннарны газаплау видеосын күрсәткән иде.

Азатлык хәбәрчесе белдергәнчә, эчке эшләр министры җәберләү очрагына катнашы булганнарның барлыгын диярлек кулга алган. Хакимият вәкилләре сүзләренчә, җинаятьне шул ук төрмәдә утыручы оппозиция активисты Тамаз Тамазашвили дәүләт җитәкчелегенә тап төшерү максатыннан оештырган.

Әлеге видеоязмалар белән бәйле Грузиянең төрле шәһәрләрендә каршылык чаралары уза. Халык җәзалау системасы җитәкчеләрен җаваплылыкка тартуны таләп итә. Президент Михаил Саакашвили элегрәк җәберләүгә катнашы булган һәркемне җәзага тартырга вәгъдә бирде.

Грузиядә тоткыннарның җәберләнүе турындагы хәбәрләрдән соң башланган протест чараларына чәршәмбедә Тифлис университеты студентлары кушылды.

Грузиннар тоткыннарны җәберләүгә протест белдерә
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:57 0:00
XS
SM
MD
LG