Accessibility links

Питербурда мәчет каршына дуңгыз башы куйган егет сак астына алынды


Питербурда җирле мәхкәмә җәмигъ мәчете каршына ясалма шартлаткыч беркеткән дуңгыз башы куюда шикләнелгән 24 яшьлек Владимир Смирновны сак астына алу карарын чыгарган. Элегрәк бу хәл инегезендә 282нче маддә нигезендә җинаять эше ачылган иде.

Баш тикшерү идарәсе хәбәр итүенчә, тикшерү эше дәвам итә.

1988нче елгы Смирнов ноябрь башында мәгълүмат таратканда ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган иде.
XS
SM
MD
LG