Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үрдүндә протест чаралары дәвам итә


Үрдүндә инде атнадан артык ягулыкка бәя артуга каршы протест чаралары дәвам итә. Кичә кич ил башкаласы Амманда ике демонстрация узды. Анда катнашучылар бәяләрне төшерү һәм элек тоткарланган демонстрантларны җибәрүне таләп итте.

Илнең төрле шәһәрләрендә булган протестларда беренче көннәрдә бер кеше үлде, 70 яраланды, 200 тоткарланды.

Чуалышлар хөкүмәтнең ягулыкка субсидияләрне бетерү карарыннан соң 14 ноябрьдә чыкты. Бензин 33%, ә газ ике тапкырга артты.
XS
SM
MD
LG