Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан - Русиянең "Яңа ел башкаласы"


Русия мәдәният министрлыгының туризм һәм төбәкләр сәясәте бүлеге башлыгы Сергей Корнеев, 2012 елда Русиянең "Яңа ел башкаласы итеп" Казан сайланды, дип хәбәр итте.

"Без илкүләм берничә зур чара планлаштырабыз. Аларның берсе "Русиянең Яңа ел башкаласы дип атала", диде Корнеев матбугат очрашуында.

Ел саен белгечләр төрле шәһәрләрне сайлаячак. Казан хакимиятләре бу ниятне хуплап кабул иткән. Казанда Яңа ел бәйрәменә багышланган махсус чаралар үтәчәк.
XS
SM
MD
LG