Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Мосфильм” башлыгы Миңнехановка талантлыларны Мәскәүдә укытырга тәкъдим итә


Карен Шахназаров
Карен Шахназаров
“Мосфильм” киноконцерны башлыгы Карен Шахназаров, Татарстанда кино сәнгатен үтстерү өчен талантлы яшьләрне Русия дәүләт кинематография университетында (ВГИК) милли студиядә укытырга кирәк, дип белдерде.

“Мәскәүгә талантлы яшьләрне – булачак режиссерларны, операторларны, сценарий язучыларны укырга җибәрү кирәк, бары тик шул юл белән генә үзеңнең кинематографны булдырып булачак”, дип белдерде ул.

Шахназаров бу тәкъдимен Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да әйтергә җыена.

Татарстан мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте белдерүенчә, 2 мартта аларның очрашуы планлаштырылган.

Шахназаров Казанга үзенең “СССРга мәхәббәт” исемле фильмын тәкъдим итәргә килде.
XS
SM
MD
LG