Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура ФСБ боралагының Чечнядагы казасын тикшерә


Русиянең Көньяк хәрби бүлге прокуратурасы Чечняда Ми-8 боралагы казасын тикшерә башлады. Казада өч кеше һәлак булды, бер кеше хастаханәгә салынган. Алар барсы да экипаж әгъзалары.

Әлеге боралак бүген иртән Ханкаланың хәрби һава аланы янында казага дучар булды. Башта һава торышы начар булганга боралак казага юлыкты дип хәбәр ителгән иде.

Прокуратура вәкиле, бролак ФСБның Төньяк Кавказ чик буе идарәсенеке һәм Ставропольдән очып килгән, дип хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG