Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Голос"ны административ җаваплылыкка тартуны мәхкәмә тикшерәчәк


"Голос" булдырган харита
"Голос" булдырган харита
Сайлаучыларның хокукларын яклаучы "Голос" ассоциациясен җавапка тарту мәсьәләсен Мәскәүнең Пресненский мәхкәмәсе караячак. Бу хакта юстиция министрлыгы матбугат хезмәте белдерә.

Әлеге министрлыкның "Голос"ка һәм башкарма директор Лилия Шибановага карата административ тәртип бозуда эш кузгатканлыгы сишәмбе билгеле булды.

Министрлык, бу оешма чит илләрдән акча ала һәм сәяси эшчәнлек алып бара, әмма хөкүмәттән тыш оешмалар кануны нигезендә үзен "чит ил агенты" буларак теркәү өчен гариза бирмәгән, дип белдерә.

Шибанова сүзләренчә, оешма чит илләрдән акча алмый һәм сәяси эшләр белән шөгыльләнми.

Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасы әгъзасы Андрей Бабушкин юстиция министрлыгының "Голос"ка карата гамәлен канун бозу буларак бәяләде.
XS
SM
MD
LG