Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сараевода парламент бинасына ябылган йөзләгән кеше иреккә чыгарылды


Кичәдән бирле Босния парламенты бинасында камауга алынып тотылган берничә йөз кешене бүген полиция азат итте. Алар арасында парламент хезмәткәрләре белән бергә бинада барган инвестицияләргә багышланган халыкара җыенда катнашкан чит илләр ватандашлары да бар иде.

Кичә бинаны өч меңләп пикетчы камауга алып шәхси таныклыклар турындагы яңа канунның ниһаять кабул ителүен таләп итте. Депутатлар февральдән бирле бу канун турында уртак фикергә килә алмый. Нәтиҗәдә соңгы айларда туган балаларга документ бирелми.
XS
SM
MD
LG