Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бразилиядәге протест чараларында бер кеше һәлак булды


Бразилиядә протест чаралары көчәя
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:38 0:00
Бразилиядә хөкүмәткә каршы меңнәрчә кеше катнашында урам чараларында бер кеше һәлак булды.

Пәнҗешәмбе көнне Сан Пауло шәһәрендә бер машина демонстрациячеләр төркеменә килеп бәрелү нәтиҗәсендә бер ир-атның һәлак булуы хәбәр ителә.

Рио-де-Жанейрода полициянең демонстрациячеләргә каршы күз яшьләндерү газы һәм резин ядрәләр куллануы хәбәр ителә.

Башкала Бразилиядә иминлек көчләренең тышкы эшләр министрлыгына бәреп керергә маташкан төркем белән бәрелешүе хәбәр ителә.

Президент Дилма Русеф җомга көнне хөкүмәтне гадәттән тыш утырышка чакырды.

Транспорт бәяләре күтәрелүгә каршы башланган протест чаралары хакимияттәге коррупциягә һәм илдә 2014 елгы футбол беренчелеге кебек халыкара спорт бәйгеләрен үткәрүнең кыйбатка төшүенә ризасызлык белдерүгә әверелде.
XS
SM
MD
LG