Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный Мәскәү мэрын сайлау нәтиҗәләрен мәхкәмәгә шикаять итте


Алексей Навальный
Алексей Навальный
Мәскәү мэрына намзәт булган оппозиционер Алексей Навальный тарафдарлары Мәскәү мәхкәмәсенә гомум шикаять һәм тагын Русия башкаласындагы 36 район мәхкәмәсенә 951 шикаять илтте.

Алар фикеренчә, бу шикаятьләр Мәскәү мэрын сайлаганда канун бозулар турында. Навальный сайлау нәтиҗәсен кире кагуны таләп итә.

Мәскәү мэрын вакытыннан элек сайлау 8 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә үтте.

Мәскәү сайлау комиссиясе мәгълүматларына күрә, Сергей Собянин 51,37, РПР-ПАРНАСтан намзәт Алексей Навальный 27,24 тавыш җыйган.
XS
SM
MD
LG