Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ сенаторы Маккейн Собянин инаугурациясен гаепли


Джон Маккейн
Джон Маккейн
Мәскәү мэрын сайлауда рәсми рәвештә җиңгән дип белдерелгән Сергей Собянинның пәнҗешәмбе инаугурациясе булды.

АКШ сенаторы Джон Маккейн Собянинның Мәскәү мэры итеп билгеләнү инаугурациясе ашыгып оештырылды, дип белдерә.

Маккейн сүзләренчә, ул үзенең бу мәсьәләдә бер як тарафтары да түгеллеген, ә соңгы сүзне Русия сайлаучылары әйтергә тиешлеген белдерә.

Маккейн карашынча, сайлауны күзәткән Русиядәге “Голос” ышанычка ия, һәм бу оешма Собянинның Алексей Навальныйны җиңүен кире какмый. Шулай да, “Голос” мәгълүматларына күрә, Собянин икенче турны булдырмау өчен җитәрлек тавыш җыя алмаган.

Үзенең белдерүендә Маккейн сайлау нәтиҗәсе кебек үк демократик гамәлләрнең әһәмияткә ия икәнен әйтә.

Аның сүзләренчә, бөтен демократик илләр дә Навальный һәм аның кебекләрнең сәяси һәм юридик адымнар белән демократик гамәлләрнең үтәлү өчен тырышуына һәм Русиядәге һәрбер сайлаучының да тавыш ишетелүгә теләктәшлек күрсәтергә тиеш. Сенаторның бу белдерүе аның рәсми сайтына урнаштырылган.
XS
SM
MD
LG