Accessibility links

Кайнар хәбәр

Амурда су басудан соң торакның яртысы төзекләндерелә алмый


Ерак Көнчыгыштагы су басуда торакның яртысы яшәрлек дәрәҗәдә түгел, дип белдерде президентның бу төбәктәге вәкиле Юрий Трутнев. Тораксыз калучылар яңа фатирларга күчереләчәк йәки төзелеш өчен җир алачак, дип өстәде Трутнев.

Алдагы берничә көндә Якын Көнчыгышка акчалар килеп җитәргә тиеш. Төзелеш киләсе елга гына башлана ала. Өйләрен су баскан халык кышны черек йортларда уздырачак. Кышка дип әзерләнгән җиләк-җимеш һәм яшелчә, мебель агып киткән.

Зыян күрүчеләр исемлегендә 135 кешедән артык. 14 мең йортны су баскан. 32 мең кеше эвакуацияләнгән. Зыян дистәләгән миллиард сум, дип исәпләнә.
XS
SM
MD
LG