Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мигрантларның балаларын бушка мәктәпкә һәм бакчага алуны чикләмәкчеләр


Русия Дәүләт думасына мигрантларның балаларын бушка балалар бакчасына һәм мәктәпкә алуны чикләүне күздә тоткан канун өлгесе кертелгән. Ул «Бердәм Русия» фиркасе депутаты Алексей Журавлев һәм ЛДПРлан Сергей Жигарев тарафыннан эшләнгән һәм парламентның интернет сәхифәсенә куелган. Анда Русиядә салым түләүче мигрантларның балаларын гына бушка укыту турында әйтелә.

Моннан тыш балалар бакчаларына Русиядә ким дигәндә бер ел салым түләүче мигрантларның балалары гына бушка алынырга тиешлеге турында сүз бара. Хәзерге вакытта Русиядәге балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең 4-10% мигрант балалары тәшкл итә.

Депутатлар сүзләренчә, чит илдән килүчеләрнең балалары урысча белмәү сәбәпле, үсешне чикли.

Русия кеше хокуклары вәкиле Павел Астахов депутатларның бу тәкъдимен “акылсызлык” дип атады. “Бөтен балаларны тигез күрү элек дәүләт сәясәте иде, Европа хаталарын исәпкә алып аны кире кайтарырга кирәк”, диде ул.
XS
SM
MD
LG