Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әдәбиятта Нобель бүләге Канада язучысы Элис Мунрога бирелә


Элис Мунро
Элис Мунро
Быел әдәбият өлкәсендә Нобель бүләгенә Канада язучысы Элис Мунро лаек булды, дип хәбәр итте Швециянең фәннәр академиясе даими секретаре Петер Энглунд. "Мунро - кыска хикаяләр остасы", диелгән Нобель комитеты белдерүендә.

Әдәбият бүләгенә лаек булганнарны сайлаганда авторның сәяси карашлары яки аның әдәбият өлкәсеннән тыш алып барган эшчәнлеге исәпкә алынмый. Бүләк бары тик иҗат өчен бирелә. Элис Мунроның кыска хикаяләре хатын-кызлар язмышына багышланган. Күпләр быелгы бүләк Һаруки Муракамига бирелер, дип фаразлаган иде.

Бүген Нобель атнасының дүртенче көне. Җомга көнне Нобель тынычлык бүләге, дүшәмбе икътисад өлкәсендә бүләк иясе игълан ителәчәк.
XS
SM
MD
LG