Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда татар әдәбияты көне уза


25 октябрь көнне Удмуртия башкаласы Ижау шәһәрендә татар әдәбияты көне уза. Аны «Яңарыш» газетасы редакциясе, Удмуртия татар иҗтимагый үзәге һәм Удмуртия татарларының милли-мәдәни мохтәрияте оештыра.

Татар конгрессы хәбәр итүенчә, чаралар Ижауның 6 нчы татар гимназиясендә, Муса Җәлил исемедәге китапханәдә, «Спартак» Халык иҗаты йортында үтә.
Татар әдәбияты көне кысаларында әдәбият бәйрәме, Муса Җәлил исемедәге китапханә белән танышу каралган. Шулай ук җирле авторлар булган Шиһабетдин Садыйковка — 90 яшь, Зөһрә Камалиевага — 75 яшь, Татарстан һәм Удмуртия Язучылар берлекләре әгъзалары Ринат Батталовка — 65 яшь, Гыймран Сафинга — 70 яшь, Әлфирә Низамовага — 60 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә дә оештырыла.
XS
SM
MD
LG