Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә "Росбалт" мәгълүмат агентлыгын ябу карарын чыгарды


Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Роскомнадзор шикаятен кәнәгатьләндереп "Росбалт" мәгълүмат агентлыгының лицензиясен гамәлдән чыгару карарын кабул итте. "Росбалт" Мәскәү мәхкәмәсенең карарын гамәлдән чыгара алмаса бер айдан үз эшен туктатырга мәҗбүр булачак.

Адвокат Дмитрий Фирсов бу карарны “нигезсез” дип атады һәм Русиянең Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәкләрен белдерде. Роскомнадзор "Росбалт" сәхифәсен сүгенү сүзләре булган ике видео урнаштырганы өчен ябарга тәкъдим иткән. Аларның берсендә рус булмаган кешене кыйнау, икенчесендә Pussy Riot төркеменең нефть баганасына менүе сүрәтләнгән. Видеоларның икесе дә Youtube сәхифәсеннән алып куелган булган.

Агентлык җитәкчелеге гаепләүләрне "нигезсез" дип атады һәм көннән көн укучылар санының артуын белдерде.

Күптән түгел "Росбалт" Бирюлеводагы хәлләрнең милләтара низаг булмавы, ФСБ белән МВД арасында яшелчә саклагычы өчен контрольне бүлешү аркасында чыгуы турындагы фаразларын язып чыккан иде.
XS
SM
MD
LG