Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүген 1435 Һиҗри елның беренче көне


4 ноябрьдә Һиҗри календаре белән яңа 1435 нче ел башлана. Ул Мөхәррәм аена туры килә. Шул уңайдан республика мөселманнарын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин котлады.

4 ноябрь мөхәррәмнең тәүге көне. Мөхәррәм ае ызгыш-талашлар, низаглар тыелган 4 айның (рәҗәп, зөлкагдә, зөлхиҗҗә, мөхәррәм) берсе. Бу айда кылынган гамәл-гыйбадәтләребезнең, игелекле эшләребезнең әҗер-савабын Аллаһы Тәгалә бик күп мәртәбәләргә арттыра, иншАллаһ. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәлам үзенең бер хәдисендә: «Рамазан уразасыннан соң иң фазыйләтле ураза мөхәррәм аенда тотылган уразадыр», – ди. Икенче бер хәдисендә: “Мөхәррәм аенда бер көн ураза тоткан кешегә 30 көн ураза тоткан кадәр савап язылыр”, – ди.

Раббыбыз илебезгә иминлек- тынычлык биреп тормышларыбызны бәрәкәтле итсен иде. Һәркайсыбызга елларыбызны нык иманлы булып үткәрергә, гаиләләребез, якыннарыбыз бәхетен күреп яшәргә язсын”, диелә анда.
XS
SM
MD
LG