Русия кеше хокуклары вәкиле Владимир Лукин православиене Русия конституциясенә илнең мәдәни үзенчәлеге буларак язу тәкъдимен куркыныч дип бәяләде.
“Мин бу идеяне җитди кабул да итә алмыйм”, диде Лукин шимбә “Интерфакс”ка. Аның сүзләренчә, бу тәкъдим белән чыгучылар илдә ватандашлар сугышы килеп чыгуга оеткы салырга мөмкин.
21 ноябрьдә Русия думасында христиан кыйммәтләрен саклау төркемендәге депутатлар илдә православиенең башка диннәрдән өстенлеген конституция белән ныгытып куярга тәкъдим итте.