Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сазлык эше"ндә гаепләнүчеләргә хөкем карары дүшәмбе игълан ителәчәк


"Сазлык эше"ндә гаепләнүче сигез кешегә хөкем карары дүшәмбе игълан ителәчәк. Бүгенге мәхкәмәдә аларның барсы да 2012 елның 6 маенда Мәскәүдәге Сазлык мәйданында хакимиятләр белән килешенгән чарада тәртипсезлекләрдә катнашуда, полициягә карата көч куллануда гаепле дип белдерелде.

Прокурорлар гаепләнүчеләрне биш елдан алып алты елга кадәр гомум тәртиптәге төрмәгә утыртуны сорый. Адвокатлар исә тулысынча акларга кирәк дип белдерә.

Хокук яклаучылар демонстрантлар белән полиция бәрелешен хакимиятләр махсус оештырган һәм бу эш сәясәтләштерелгән дип әйтә.

Җомга көнне Замоскворецкий мәхкәмәсе янына Ярослав Белоусов, Андрей Барабанов, Степан Зимин, Денис Луцкевич, Алексей Полихович, Артём Савёлов, Сергей Кривов и Александра Духанинага теләктәшлек күрсәтү өчен йөзләрчә мәскәүле җыелды. Полиция мәхкәмә бинасы янында йөздән артык кешене тоткарлады.

Алексей Навальный һәм Pussy Riot кызлары Надежда Толоконникова һәм Мария Алехинаны мәхкәмәгә кертмәделәр. Журналистлар полиция кордоны аша гына мәхкәмәгә үтә алды. Навальный мәхкәмәдән уңай карар көтмәвен белдерде.

“Сазлык эше”ндә гаепләнүчеләргә теләктәшлек чаралары Русиянең башка шәһәрләрендә дә үтте.
XS
SM
MD
LG