Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама Русиягә чикләүләрне катылату белән янады


Барак Обама
Барак Обама
АКШ президенты Барак Обама Русияне Украина кризисын җайга салуга багышланган Женева килешүен үтәмәүдә гаепләде. Япониягә сәфәре вакытында Обама Русиянең килешенгәннәрнең берсен дә үтәмәвен әйтте.

Әгәр Русия бу килешү шартларын бозса АКШ Русиягә карата яңа чикләүләр кертәчәк, дип белдерде Обама.

17 апрельдә Женевада үткән дүрт яклы сөйләшүләр нәтиҗәсендә Украинада кануни булмаган төркемнәрне коралсызландыру һәм басып алынган хакимият биналарын азат итү турында килешенгән иде. Бу сөйләшүдә Украина, Русия, АКШ һәм Европа Берлеге вәкилләре катнашты.
XS
SM
MD
LG