Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров Керриның сүзләрен «әдәпсез» дип атады


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров АКШ Дәүләт секретаре Джон Керриның Russia Today телеканалы турындагы сүзләрен әдәпсез дип атады. Ул бу хакта БДБ илләреннән булган яшь дипломатлар форумында әйтте. Министр сүзләренчә, Керриның Русия халыкара телеканалын «путин пропагандасы машинасы» дип атавы бик үк әдәпле түгел. Бу хакта ИТАР-ТАСС хәбәр итә.

Керри җомга көнне Вашингтонда матбугат үзәгендә Russia Today каналы Русия президенты Владимир Путинның дөньядагы роле турындагы фантазияләрен алга сөрү өчен оештырылган дип әйтте.

«Ул һәрвакыт Украинада булган яки булмаган хәлләр турында ялган мәгълүмат таратып килә, пропаганда белән шөгыльләнә», диде Керри.

Җавап буларак RT баш мөхәррире Маргарита Симоньян телеканал вәкилләренең тапшырулардагы ялган турындагы фактларны сорап һәм гафу үтенүне таләп итеп АКШ Департаментына мөрәҗәгать юлларга җыенуларын әйтте.
XS
SM
MD
LG