Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостафа Җәмилев сөргенне искә алу көнендә барлык татарларны Кырымга чакырды


Кырымтатарлар юлбашчысы Мостафа Җәмилев барлык татарларны 18 май көнне Кырымга килеп 1944 елгы депортация корбаннарын искә алу чараларында катнашырга чакырды.

"Сөргеннең 70 еллыгына, ел саен булганы кебек, матәм чараларына 50 меңгә кадәр кырымтатары җыелачак. Алар барысы да үз хокуклары өчен көрәшергә әзер халык", диде Җәмилев.

Халык депутаты Җәмилев кырымтатарларның җыенны үз байраклары астында уздырырга теләгәннәрен ирештерде.

"18 май көнне Русия яклы көчләр Русия байракларын күтәреп чыкса матәм җыенына килгән халыкның реакциясе кискен булачак", диде Җәмилев.
XS
SM
MD
LG