Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда матәм игълан ителде


Бадахшан вилаятендә халык җир астында калган туганнарын эзли
Бадахшан вилаятендә халык җир астында калган туганнарын эзли
Әфганстанның төньягында 2 май көнне каты яңгырлар нәтиҗәсендә таудан төшкән җирле пычырак астында кимендә 300 кеше һәлак булды. Бүген илдә матәм игълан ителде.

Фаҗига Бадахшан вилаятендә булды. Таудан төшкән пычырак Ааб Барик авылын тулысынча җир белән каплады. Башта авылда яшәгән 2500ләп кешенең берсе дә исән калмаган, дип хәбәр ителгән иде.

Әфганстанның табигать казалары идарәсе халыкны бу төбәктә тагын шундый пычырак төшү булырга мөмкин, дип кисәтте. Йортлары җимерелгән 700ләп гаилә вакытлыча чатырларга урнаштырылган, ризык һәм су белән тәэмин ителгән.
XS
SM
MD
LG