Accessibility links

Кайнар хәбәр

Анталиядә автобус казасында Русиядән яшүсмер кыз үлгән


Якшәмбе көнне Төркиянең көньянында автобус йөртүчесенең Анталия-Сиде юлында идарәне югалтуы нәтиҗәсендә автобус әйләнеп капланып Мәскәүдән 15 яшьлек бер кыз үлгән, сигез кеше яраланган. Русиянең Анталиядәге консуллыгы бу хәбәрне раслады, дип хәбәр итә "Интерфакс".

Яраланучылар Сиде шәһәре хастаханәсенә китерелгән. Җирле хакимиятләр юл казасы сәбәпләрен тикшерә.
XS
SM
MD
LG