Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Диверсантлар Украинага Одесса аша Кырымнан үтеп керә”


Русия махсус хезмәтләре координациясендәге экстремистлар Кырымнан Одесса өлкәсенә керүләрен дәвам итә. Бу хакта хәрби-сәяси тикшеренүләр үзәге директоры Дмитрий Тымчук Facebook-та хәбәр итә.

“Украина дәүләт чиге көчләре Кырым белән ике арадагы чиктә контрольне көчәйткәнгә, диверсантлар һәм провокаторлар тактикаларын үзгәртте. Алар Кырымда яшәүче Украина ватандашлары буларак, Русия махсус хезмәте яллаганга күрә, гади кешеләр сүрәтендә берәмләп һәм кечкенә төркемнәр булып материкка үтеп керә”, ди Тымчук.

Аның сүзләренчә, провокаторлар материкка килгәч җирле сепаратистлар белән тыгыз элемтәдә эш итә һәм шунда ук аларга корал да тапшырыла. “Украина махсус хезмәте шулай ук бу диверсантларны зарарсызландыру өчен чаралар күрә”, ди Тымчук.
XS
SM
MD
LG