Кытайда, чит илләргә яшерен мәгълүмат тапшыруда гаепләнеп, оппозициядәге журналист Гао Ю кулга алынган. Бу хакта “Синьхуа” хәбәр итә.
8 май көнне Кытайның үзәк телевидениесе бу 70 яшьлек журналистның, янәсе, гаебен тануын тасвиралаган сюжет күрсәтте. Көнбатыш мәгълүмат агентлыклары видеода журналистның бите танымаслык үзгәртелгән иде дип хәбәр итә.
Кытайда, 1989 елның 4 июнендәге Тяньаньмэнь вакыйгаларына 25 ел тулу сәбәпле, соңгы вакытта күпләгән активистлар тоткарланды. 25 ел элек хәрбиләр ярдәмендә демонстрантларны куып таратканда йөзләрчә кеше һәлак булды.
Элек дәүләт мәгълүмат агентлыкларында эшләгән Гао Ю бу демонстрацияне хуплады. Ул 1993 елда дәүләт серен ачуда гаепләнеп алты елга ирегеннән мәхрүм ителде.