Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты Путин Акъярга Җиңү парадын карарга килде


Русия президенты Владимир Путин Җиңүнең 69 еллыгы уңаеннан Кырымга килде. Акъярда ул хәрби диңгез һәм һава көчләре парадын карый.

Украина премьер-министры Арсений Яценюк Путинның килүен провокация дип саный. НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен үз чиратында Русия президентының Акъярга сәфәрен "урынсыз" дип атады.

Җиңү парадлары быел Русиянең 25 шәһәрендә узды. Мәскәүдә Кызыл мәйданнан 151 хәрби машина үтте, күктә 69 хәрби очкыч һәм боралак очты.
XS
SM
MD
LG