Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәҗлескә каршы булган кырымтатарлар Русиядән бүләк алды


Акмәчеттә алты сугыш ветераны һәм Мәҗлескә каршы булган "Милли фирка" исемле кырымтатар хәрәкәтенең өч әгъзасенә Русиянең дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Алар барысы да саклану министрлыгының "Киевны кайтарудагы ярдәме" өчен бүләккә лаек, дип табылды. "Милли фирка" шурасы рәисе Васви Абдураимов Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән II дәрәҗәдәге "За заслуги перед Отечеством" медале белән бүләкләнде.

Фирка тараткан белдерүдә, "Милли хәрәкәт активистлары 16 мартта Кырым референдумын оештыру һәм уңышлы уздырулары, татарлар арасында мәгълүмат тарату эшен оештырулары өчен бүләккә лаек, дип табылды", дип язылган.
XS
SM
MD
LG