Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөслимәләренең икенче корылтае узачак


4 июньдә "Казан" милли мәдәният үзәгендә республика мөслимәләренең икенче корылтае узачак. Анда дәүләт, дини һәм төрле иҗтимагый оешма вәкилләре, махсус чакырылган кунаклар һәм республиканың актив мөслимәләре катнашыр дип көтелә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәритүенчә, корылтай кысаларында республика күләмендә игълан ителгән "Остабикә" бәйгесенә йомгак ясалачак. Мөслимәләр үзләренең кул эшләрен тәкъдим итәчәкләр, аш-суга осталыкларын күрсәтәчәкләр.
XS
SM
MD
LG