"Булгария” корабы фаҗигасенә һәлак булучыларның туганннары тарафыннан рухи зыянны компенсацияләү турындагы дәгъва белдерү суммасы 201,6 млн. сум тәшкил итә. Матди зыян күләме – 236 399 сум. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә.
“Булгария” һәлакәте уңаеннан җинаять эше мәхкәмә утырышы 27 июньгә кадәр дәвам итә. Гаепләнүче Светлана Инякина ул көнне соңгы сүз белән чыгыш ясаячак.