Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Уфада үтәчәк ШОС саммитына зур өметләр баглый


Мәскәүдә Русиянең төрле дәүләтләрдәге илчеләре белән милли мәнфәгатьләрне яклау һәм тышкы сәясәттәге максатларга багышланган киңәшмәдә президент Владимир Путин "дипломатиянең көнчыгышка таба юнәлешен үстерү" кирәклеге турында сөйләде.

Азия-Тын океан төбәгенең көчен Русиянең Себер һәм Ерак Көнчыгышы үсеше өчен куллану мөһим, диде Путин. Русиянең Шанхай Хезмәттәшлек Оешмасында (ШХО) рәислек итәчәге һәм 2015 елда ШХО һәм БРИКС илләре саммитларының Уфада үтәчәге Русиягә файдага, диде Путин.

Русия президенты Кытай белән хезмәттәшлекне үстерергә өмет итә.

"Безнең берләшүебезнең максаты кемгәдер каршы хәрби берлек булдыру түгел, безнең берлек ул XXI гасырда бер-берсен тигез дәрәҗәдә хөрмәт иткән нәтиҗәле хезмәттәшлекнең бер мисалы булачак", диде Путин.

Сәясәт белгече Андрей Пионтковский, ШХО Кытайның Үзәк Азия дәүләтләрен үз йогынтысына күчерү өчен төзелгән оешма, дип саный. Аның фикеренчә, Кытай киләчәктә Себер һәм Ерак Көнчыгышны аннексияләячәк.

XS
SM
MD
LG