"Зареченский"-3 полиция бүлеге янында тоткарланган 44 яшьлек ир-ат үлгән.
Бу хакта Татарстан эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Полиция хезмәткәрләре ир-атны полиция бүлегенә алып кергәндә аның хәле начарая, ашыгыч ярдәм чакырыла. Ашыгыч ярдәм килгәнче ул үлеп китә.
Ир-атның ник үлгәнлеге тикшерелә.