Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия федерация шурасы урам чаралары тәртибен бозган өчен җәзаны кырыслату канунын раслады


Русия федерация шурасы җәйге ялга китәр алдыннан соңгы утырышында сепаратизмга чакыру өчен җинаять җаваплылыгын кырыслату канунын раслады.

Канунга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, әлеге җинаять өчен дүрт ел төрмә яный. Массакүләм мәгълүмат чаралары аша, шул исәптән интернетта сепаратизмга чакыру өчен биш ел төрмә каралган.

Федерация шурасы шулай ук митинглар уздыру тәртибен берничә кат бозган өчен бер миллион сум штраф яки бер миллион сумга җаваплыкка тартылу канунын да раслады. Җинаять җаваплылыгына ярты елда ике тапкырдан да күбрәк митинг оештыру яки уздыру тәртибен бозучылар тартылачак.

Элегрәк ике канунны да Дәүләт думасы кабул иткән иде һәм хәзер аны бары Русия президенты Владимир Путинның гына имзалыйсы калды.

XS
SM
MD
LG