Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия дин эшләре идарәсе җитәкчесе кырымтатарлар белән элемтәләр элеккечә дәвам итәр дип өметләнә


Төркия дин эшләре идарәсе Русия аннексиясеннән соң да Кырым мөфтияте белән бәйләнешләр үсештә булыр дип өметләнә. Бу хакта идарә башлыгы Мәхмәт Гермез Анкарада ислам фәне, мәдәнияте һәм мәгарифе фонды, мөфти Шафиг Пшихачев җитәкчелегендәге Русия вәкиллеген кабул иткәндә белдерде.

«Төрек мөселманнарын Кырымдагы татар-мөселманнары белән гасырлардан-гасырларга килгән тарихи, мәдәни һәм туганчыл мөнәсәбәтләр бәйли. Киләчәктә сәяси торыш нинди булуга карамастан, Кырымтатарлар белән фәнни, мәдәни һәм дини мөнәсәбәтләргә зыян килмәскә тиеш», диде ул.

Русиянең Кырымны басып алуыннан соң Кырым мөселманнар Диния нәзарәте дә яңа шартларга яраклашырга мәҗбүр. Мөфти Әмирали хәзрәт Аблаев мөфтияте күбрәк Русия мөфтиләр шурасы белән сөйләшүләр алып бара.

Күптән түгел Русия мөфтиләр шурасы рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов Азатлыкка Кырым мөфтияте Русия кануннарына яраклаштырып уставларын үзгәртә дип белдергән иде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG