Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ: Украинага Русиядән ут ачуга дәлилләр бар


Marie Harf
Marie Harf

АКШ Дәүләт департаменты сүзчесе Мари Харф: "Русларның Украинадагы сепаратистларга тагын да көчлерәк ут ачу коралы китерергә җыенуы турында яңа дәлилләр бар, һәм шулай ук Русиянең Украин хәрбиләре ныгытмаларына ут ачып торуына да дәлилләр бар", диде.

Харф әлегеләрнең "күзләү мәгълүматлары" нәтиҗәсендә билгеле булуын җиткерде.

Пәнҗешәмбе көнне "Мәгълүмати каршылык" төркеме башлыгы Дмитрий Тымчук Донецки өлкәсендәге "Мариновка" чик буе ноктасына Русия ягыннан ут ачылганны хәбәр иткән иде. Шулай ук ул сепаратистларның Дубровка, Дебальцево, Семигорье авылларын утка тотуын да җиткерде ул.

"Сулдан уң" ватандашлык инициативасы лидеры Дмитрий Снегирев Лугански өлкәсендә яшәүчеләрнең Русиядән китерелгән "Торнадо" коралын күреп калуын хәбәр итте. "Торнадо" "Град"ка караганда 4 тапкыр куәтлерәк.

Украина иминлек хезмәте мәгълүматларына күрә, Ростов өлкәсендә хезмәт иткән Андрей Балабанов Украина ягына чыккан. Аның сүзләренчә, сепаратистларга ярдәмгә Русия хәрбиләрне һәм бронетехника җибәреп тора.

XS
SM
MD
LG