Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Кырымга сәүдә һәм инвестицияләрне чикләде


Европа Берлеге илләренең даими вәкилләре комитеты утырышында Кырым һәм Акъярга (Севастополь) сәүдә һәм инвестицияләр кертү эшләрен чикләү турындa карар кабул итте. Санкцияләр транспорт, элемтә һәм ягулык, шулай ук Кырымда нефть табу өлкәсенә инвестиция кертүне тыя.

Европа Берлеге шулай ук "Украинаның территориаль бөтенлегенә каршы эшләгән" сигез Русия рәсмие һәм өч ширкәтнең банк хисапларын туңдыру һәм аларны Европа илләренә кертмәү карарын кабул итте. Әлеге чикләүләр чәршәмбе көнне расланыр, дип көтелә.

XS
SM
MD
LG