Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү өстенә Украина әләмен куйганнарга җиде ел төрмә яный


Мәскәү полициясе Мәскәү елгасы яры буендагы күп катлы бинаның түбәсендәге йолдызны Украина әләме төсенә буяу эшен "милек бозудан" "хулиганлык" маддәсенә үзгәртте. Моның өчен җиде елга кадәр төрмә яный.

Чәршәмбе көнне полиция бу эшкә катнашы булуда шикләнелгән дүрт кешене 48 сәгатькә кулга алды. Александр Погребов, Алексей Широкожухов, Евгения Короткова һәм Анна Лепёшкина йолдызны буяуны кире какты, әмма йорт түбәсеннән парашют белән сикереп төшкәннәрен таныды.

20 августка каршы төндә билгесез кешеләр Мәскәү елгасының Котельническая ярында урнашкан бинадагы йолдызны Украина төсләренә буяп Украина әләмен урнаштырган. Бу хакта полициягә үтеп баручылар хәбәр иткән.

XS
SM
MD
LG