Accessibility links

Кайнар хәбәр

Порошенко Мински очрашуында катнашучыларны тынычлык планын хупларга чакырды


Петр Порошенко
Петр Порошенко

Украина президенты Петр Порошенко Минскида үтүче Европа Берлеге, Украина һәм Таможня Берлеге вәкилләре очрашуында катнашучыларны, Украина көнчыгышындагы вазгыятьне җайга салу өчен, үзенең тынычлык планын хупларга чакырды.

"Мин бу планның кан коюны туктату һәм низагътан соң Донбассны торгызуда бүген актуаль һәм бердән-бер чара икәнлегенә ышанам", диде Порошенко очрашу вакытында. Ул, Украинада һәм бөтен Европада тынычлык булсын өчен, төрле тәкъдимнәрне тикшерергә әзер икәнлеген белдерде.

Аның фикеренчә, Украина көнчыгышында вазгыятьне тотрыкландыру өчен, иң беренче чиратта Украина-Русия чигендә нәтиҗәле контроль булдыру кирәк.

"Сугышчыларга корал һәм техника китерүне туктату өчен барсын да эшләү кирәк", ди Порошенко. Ул бу эшне Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы миссиясен җәлеп итеп башкарып чыгып булачагын әйтә.

Порошенко шулай ук кичекмичә бөтен тотыкларны, шул исәптән Украинадан читтә тоткарланганнарны да, азат итәргә чакырды.

"Бу гамәлләр тынычлык урнаштыруга һәм Донбассны торгызуга юл ачачак", ди Порошенко.

XS
SM
MD
LG