Accessibility links

Русияләр ярты ел эчендә читкә 23 миллиард доллар акча чыгарган


Русияләр 2014 елның беренче яртысында 23 миллиард доллар акчаларын чит илләргә чыгарган. Елның беренче чирегендә бу күрсәткеч 13 миллиард доллар булган. Бу сан узган елның шул вакыты белән чагыштырганда бер ярым тапкыр күбрәк. Бу хакта Центробанк мәгълүматларына таянып "Известия" газеты яза. Елның икенче чирегендә 10 миллиард доллар акча чит илләргә күчерелгән. Бу узган елгы күрсәткечтән 10%ка артык.

Швейцариягә иң күп акча күчкән – 3,3 миллиард доллар. АКШка күчерелгән акчалар да узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр арткан.

Белгечләр фикеренчә, Украинадагы вазгыять сәбәпле, Русиядәге тотрыксызлык моңа сәбәп булган. Шулай ук Русия банкларына да чикләүләр булыр дип акчаларын чыгаручылар бар.

Центробанк фаразларына күрә, 2014 елда Русиядән чыгарылган капитал 100 миллиард доллар тәшкил итәргә мөмкин. 2014 елның апрель аенда Халыкара валюта фонды киңәшчесе Антонио Спилимберго Русиядән читкә чыгарылган капитал рекорд куярга, 100 миллиард доллардан да артырга мөмкин дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG