Accessibility links

"Башнефть" җитәкчелеге "Система" корпорациясен сатмаска булды


"Башнефть" директорлар шурасы "Система" Акционерларының Финанс Корпорациясен (АФК) сату килешүен гамәлдән чыгарды. Әлеге карар "Система" җитәкчесе Владимир Евтушенковның кулга алынуы белән бәйле.

Узган елгы килешү нәтиҗәсендә корпорациянең 98% 6 миллиард 200 миллион сумга сатылырга тиеш иде.

16 сентябрь Евтушенков "Башнефть" эше нигезендә "акча юуда" гаепләнеп кулга алынды. Сак астында өендә тотылган эшкуар гаепләүне кире кага. Бүген Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе аның кулга алынуының кануныйлы турында карар кабул итәчәк.

XS
SM
MD
LG