Хәзерге вакытта Согуд Гарәбстанында Хаҗ сәфәрендә булган Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады.
"Меңләгән татарстанлы бу көннәрдә Хаҗ кыла. Аларның һәрберсе Ходайдан рух ныклыгы, тынычлык, муллык сорый. Ходай аларның догаларын уң кылсын, хаҗ кылучыларга рухи көч туплап исән-сау якыннарына янына кайтып җитәргә язсын. Корбан бәйрәме һәр йортка тынычлык, муллык һәм шатлык алып килсен", диелә Татарстан президенты мөрәҗәгатендә.