Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмән татар үзәгендә хаҗдан кайтучылар белән очраштылар


Зиннәт Садыйков тәбрикли (уртада)
Зиннәт Садыйков тәбрикли (уртада)

Корбан бәйрәме вакытында изге гамәл кылып кайткан хаҗилар һәм хаҗияләр Төмән татар мәдәният үзәгендә очрашуда катнаштылар.

Авыр һәм дә бик мәртәбәле юлдан кайтып килүче өлкәннәребезнең барысы да өлкә хөкүмәте ярдәме белән бу дини вазифаларын үтәү бәхетенә ирештеләр. Бу турыда Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зиннәт хәзрәт Садыйков: “Хаҗга баручыларга өлкә хакимияте бюджетыннан быел 2 миллионнан артык акча бирелде, - дип белдерде.

– Бу акчаларга хаҗга барырга лаек дип табылган кеше, беренчедән, мөселман булып, намаз укырга тиеш. Аннары, ким дигәндә 5 ел Төмән өлкәсе территориясендә яшәп, урындагы дини оешмаларда актив катнашучы булуы сорала. Авыл хуҗалыгы, бюджет өлкәсендә эшләүче пенсионерлар, кайнар нокталарда, сугышта катнашучылар һәм башка категориядәге кешеләр, мәчет имамнары, 3 ел эш стажлы мөселман оешмасы рәисе, якшәмбе мәктәбендә укытучылар бу мөмкинлектән файдалана ала.

Хаҗга китәр алдыннан
Хаҗга китәр алдыннан

Хаҗга барырга теләге булганнар март, апрель айларында идарә рәисе исеменә гариза язалар. Аннары барлык тәртипләрне саклап, җыелыш карары буенча протокол төзелә, шул кешенең вазифасы һәм бурычы комиссиядә карала.

Үзәктә хаҗилар кайларда булулары, яшәүләре турында сөйләделәр, бу гамәлне үтәп кайтуда булышканнарга чиксез рәхмәтләрен юлладылар.

Хаҗияләр
Хаҗияләр

– Изге җирләрдә сәфәрдә берничә атналап вакыт үтте. Без 2 көн үзебезнең авиарейсны көттек, чөнки хаҗ көннәрендә Согуд Гарәбстанының аэропортлары миллионлаган хаҗилар белән тулы. Җиддәдән себерләр Истанбулга, Истанбулдан Екатеринбур шәһәренә очып кайттык. Ә инде Екатеринбурдан турыдан-туры Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгенә алып килделәр, - дип сөйләделәр алар.

Аларны Зиннәт хәзрәт Садыйков сәламләде:

– Һәр мөселман кешесенә изге җирләргә хаҗ кылу – ул бик зур бәхет. Без хаҗиларыбызны бу зур вакыйга белән котлыйбыз. Ихлас күңелебездән исән-сау әйләнеп кайтуыгызга шатланабыз. Аллаһы Тәгалә теләкләребезне, хаҗларыгызны кабуллардан әйләсә иде. Изгеләр әйтүе буенча, “Аллаһы Тәгаләнең сезне кабул итүе, сезнең холыгыгыз яхшыга үзгәрүеннән беленә”. Киләсе елларга да хөрмәткә лаек булган милләтәшләребезгә шушы изге җирләргә барып кайтырга насыйп булсын.

Искәндәр хәзрәт Юсупов
Искәндәр хәзрәт Юсупов

– Сәфәребез бик яхшы үтте. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһисалләмнең шәһәрләрендә, мәчетендә, йөргән юлларыннан үттек. Хаҗ кылып кайткач, Аллаһы Тәгаләгә якынайдык, бу турыда сөйләп кенә бетерерлек түгел, инде хәзер Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәп яшәргә кирәк, - диеп фикерләре белән бүлеште Галия апа Камалова.

Быелгы хаҗилар
Быелгы хаҗилар

– Хаҗ кылу җиңел түгел, бу изге җирләрдә булган кешеләр аны беләләр, Мәккәдә нык эссе – 45 градус. Аллаһы сүбехүнә үә Тәгалә хаҗларыбызны кабул итсен. Безне шулай хөрмәт белән каршы алганыгыз өчен Аллаһы Тәгалә үзегезне дә хөрмәтләсен.

Төркемнең җитәкчесе – өлкә Диния нәзарәте җитәкчесе урынбасары, быел өченче тапкыр хаҗ кылып кайткан Искәндәр хәзрәт Юсуповның барыбызны да барлап, барысын да җайлап йөрүе зур җиңеллек китерде, рәхмәт аңа. Догалар укыдык, изге теләкләребезне теләдек, - диде Салават абый Таштимиров.

Шатлыклы очрашу
Шатлыклы очрашу

Быел хаҗга барып кайткан 15 кеше арасында пенсионерлар, район дини оешмалары җитәкчеләре, авыл мәчетләре имамнары бар. Мәсәлән, Әнвәр Сөлкәрнәев Төмән районы, Индрәй авылында яши, гел мәчет эшләрендә ярдәм итеп тора, аның кандидатурасын авыл мөселман оешмасы бертавыштан тәкъдим итте. Ә Әйтмөхәммәт Халиков – Яңа Кәешкүл авылында дини оешма җитәкчесе урынбасары. Алар хатыны Сабира Фәйзуллина белән мәчетнең төзеклеген, чисталыгын барлап торалар, дини бәйрәмнәрдә иң беренче булышчылар да.

XS
SM
MD
LG