Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда бер көндә бер айлык кар яуды


Башкортстанның Учалы районында кичә карлы буран нәтиҗәсендә утсыз калган 23 авылда электр чыбыклары бүген төзәтелгән, дип хәбәр итә Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан идарәсе. Беренче чиратта ут хастаханәләрдә булдырылган.

"Узган бер тәүлек эчендә уртача бер айлык кар яуды", дип белдерде гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе. Ут 1210 йортта бетеп торган, анда биш меңләп кеше яши.

Һава торышын күзәтүчеләр карлы яңгыр һәм бозлавык атна буе дәвам итәчәк, дип хәбәр итте. Районга өстәмә ярдәм һәм карны чистарту машиналары җибәрелгән.

XS
SM
MD
LG