Accessibility links

Беренче тапкыр "Русский марш" Кырымда үтәчәк


2013 елның 4 ноябре, Мәскәү
2013 елның 4 ноябре, Мәскәү

Русия халыклары бердәмлеге көнендә ил буйлап оештырала торган "Русский марш" быел Акъяр һәм Акмәчеттә дә үтәчәк. Акъярда шулай ук йөреш вакытында "Канунсыз миграциягә каршы хәрәкәт" тәкъдим ителәчәк.

Мәскәү рус милләтчеләре дә йөреш уздырырга рөхсәт сорап шәһәр идарәсенә мөрәҗәгать иткән. "Русские" хәрәкәте җитәкчесе Дмитрий Демушкин сүзләренә караганда, йөрештә катнашучылар саны 30 меңләп булырга мөмкин.

Мәскәү шәһәр идарәсе моңарчы йөрешне башкала үзәгендә уздырырга рөхсәт итмәде. Быел да оештыручылар тәкъдим иткән берничә юл арасында үзәктәге Бульвар боҗрасы белән Сахаров проспекты арасындагы юл бар.

Соңгы берничә елда "Русский марш" Мәскәүнең Люблино бистәсендә уза иде.

Йөрешләр 2005 елдан бирле оештырыла. Узган ел рус милләтчеләре йөрешләре шулай ук Петербур, Новосибирски, Вологда, Красноярски, Иркутски һәм Русиянең тагын берничә шәһәрендә узды.

XS
SM
MD
LG